Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мондый белешмәне МФЦ да бирә

– Хезмәттәшләремнән судка тартылган булуың турында белешмәне МФЦда (күп функцияле үзәк) да алып була дип ишеттем. Бу, чынлап та, шулаймы? О.Крылова.

Җавапны эчке эшләр бүлегенең информация­ләр белән тәэмин итү  бүлекчәсе өлкән инспекторы Марат Заһидуллин бирә:

– Әйе, судка тартылган булуыңны (булмавыңны) һәм (яисә) җинаять эше буенча эзләнү фактын, яисә җинаять тикшерүенең туктатылуы турында белешмәне  эчке эшләр министрлыгында гына түгел, ә МФЦда да алырга була. Яшел Үзәндә МФЦ Беренче Май урамының 14нче йортында урнашкан. Бу безнең эшне бик нык җиңеләйтә. Әгәр дә 2017 елның 9 аенда МФЦ аша мондый белешмәне 1105 кеше алса, бу елның шул чорында – 1464 кеше. Яшел Үзән халкы эчке эшләр бүлегенә дә мөрәҗәгать итүен дәвам итә. 1000 белешмә бирдек инде.  Кешеләр аңа Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталы аша да заказ бирә ала. Расланган Дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучылар анда электрон формада гариза тутыралар,  паспорт сканын (күчермәсен) кертәләр. 30 календарь көндә РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең санлы имзасы куелган документ гариза бирүченең шәхси кабинетына киләчәк. Документның мондый электрон варианты  юридик мәгънәгә ия булып, кәгазьгә бәйле бөтен хокукый  мөнәсәбәтләрдә кулланыла ала. Хезмәт өчен дәүләт пош­линасы алынмый.

Лилиана Славкина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев