Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мондый көннәр алар тормышында күбрәк булсын

Көннәр буе дүрт стена арасында өйдә яткан кешегә «Бүген бассейнга барабыз!» дип әйтү, икенче дөньяга - диңгезгә барабыз дип куандыру белән бер. Шәһәребездә эшләп килгән «Нур» хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикле балаларга менә шундый бәхет бүләк итте.

«Метеор» спорт комплексына килеп керүгә сине, чыннан да икенче дөнья каршы ала - Нептун, Су кызы, Су аты каршы алып, әкияти дөньяга алып кереп китә.
Дөрес, мондый балаларны су күрмәгән балалар дип әйтеп булмый. Инвалид балалар тәрбияләгән ата-аналар сабыйлары өчен ниләр генә эшләми дә, ниләр генә ясамый: файдасы гына булсын. Үзләре дә ике физик мөмкинлеге чикле бала тәрбияләүче Гүзәл һәм Гусман Баһавиевлар суның могҗиза тудыра алуын белә: судагы уеннар баланың кызыксынучанлыгын, физик активлыгын арттыра, уңай хисләр тудыра, игътибарын тупларга ярдәм итә, мускуллар тонусын бетерә, күз күреме һәм моторик координациясенә ярдәм итә, сөйләмне стимуллаштыра. Бу көнне инвалид балалар белән бергә сәламәт балаларның уеннарда катнашуы да аларга үзләрен башкалар кебек булуын дәлилләде. Баһавиевлар әлеге чараны шулкадәр җиренә җиткереп оештырган ки: чарада катнашучы барлык балалар озак вакыт сакланырлык тойгылар алып кайтып китте.
Шушы көннәрдә Баһавиевларның моннан да масштаблырак эшкә тотынуын - күп профильле тернәкләндерү профессиональ үзәк булдыру эше белән янып йөрүләре билгеле булды. Ә алар тотынган икән, булдырачаклар, чөнки һәр игелекле эшне Аллаһның ризалыгы өчен эшлиләр һәм аларга ярдәм итүчеләр табылып тора. Әнә «Метеор» директоры Руслан Бариев та чарада катнашкан йөзәргә яратучы физик мөмкинлеге чикле балаларга бассейнга йөрү өчен абонемент карточкалары бүләк итте. ТР Инвалидларның физкультура-спорт оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина боча уены инвентарьларын бүләк итеп бирде.
Физик мөмкинлеге чикле бала яшәү өчен көрәшергә түгел, төрле уеннарда, ярышларда көрәшеп яшәргә тиеш! Ә көрәшәсең икән, димәк, кайчан да булса барыбер җиңәсең!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев