Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизациянең яңа дулкыны турында билгеле булды

Депутат Гурулев Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны булмаячагын белдерде, чөнки контрактчыларны җыю планы үтәлә, ә сәнәгать берьюлы күп санлы мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итә алмаячак.

Бу хакта ул «Забайкалье» телеканалына биргән интервьюсында белдерә.

"Бездә ни өчен мобилизация турында гел имеш-мимешләр йөри? Халык борчылсын, сөйләсен өчен. Безнең план контракт буенча якынча 420 мең хәрби хезмәткәрне ел ахырына кадәр җыю. Бу процесс бара. Бүген хезмәт хакы да, социаль гарантияләр дә шактый җитди. Һәм кешеләр килә. Без нинди мобилизация турында сөйләшәбез? Икенчедән, әйдәгез өч миллион кешене мобилизациялик, ә алга таба нәрсә? Аларга корал, җиһазлар, кием, техника, сугыш кирәк-яраклары, кораллы көрәшнең башка чаралары һәм матди-техник тәэмин итү кирәк. Берьюлы оборона комплексы шулкадәр тәэмин итә алмагач, кешеләрне мобилизацияләүдән ни файда?!”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев