Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобилизацияләнүчеләрнең кайчан өйләренә кайтарып җибәреләчәген әйттеләр

Мобилизацияләнүчеләр махсус хәрби операция тәмамланганнан соң гына хәрби хәрәкәтләр зонасыннан китәчәк.

Дәүләт Думасының оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов “Лента.ру” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Алар махсус хәрби операция тәмамланганнан соң гына өйләренә кайтып китәчәк. Алмашка кемнәрнеңдер килүе каралмаган. Хәрбиләргә һәр алты ай саен чираттагы ял бирелергә тиеш, хәзер алар шушы ялны алалар”, – дигән депутат, һәм юлга сарыф ителгән вакытның отпуск чорына кермәвен билгеләп үткән. Шул ук вакытта Картаполов хәрби хезмәткәрләрне контрактникларга алыштыру-алыштырмау мәсьәләсен дә аңлатып үткән. “Өзлексез процесс бит ул. Анда яңа частьләр булдырыла, подразделениеләр тулыландырыла. Кемдер яраланып, күпмедер вакытка сафтан чыга, ә подразделение хәрби хезмәткә сәләтле булып калырга тиеш”, – дип аңлатып үткән парламентчы.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев