Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобиль телефонның камерасын ябыштырып йөрим, һәм моны сезгә дә киңәш итәм!

Очраклы рәвештә интернет челтәрендә кызыклы фикергә юлыктым. Бу хакта сезнең белән бүлешмичә калмадым, кадерле укучыларым.

"Эшемдәге компьютерымның камерасын ябыштырып куярга уйлагач, хезмәттәшләреп мине юләр дип атады. Әмма вакыт узу белән, мин бу ысулны кулланучыларны ешрак очратам. Белүемчә, хәтта Америкалы, компьютер белгече Марк Цукерберг да шулай эшләгән", - дип уртаклаша интернетта бер блог авторы. 
Килешәсездер, компьютердан сиңа текәлеп торган копьютер камерасы синең артыңнан күзәтеп тора сыман. Сез бу хакта уйлаганыгыз бармы? Асылда, безнең смартфонда безнең тулы тормышыбыз, кредит карталарыбыз һәм сатып алуларыбыз хакындагы төрле шәхси мәгьлүматлар. Хәтта Яндекстагы "Алисә" дә безгә кирәкле булган бар мәгьлүматны табып бирә, гәрчә, бу хакта сорамасак та. 
Мин, әлбәттә, телефондагы камераны ябыштырып куймаячакмын, әмма алай да төрле шик- шөбхәләр бар. Чөнки миңа төбәлеп карап торучы "кара күз" миңа беркайчан да ошамады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев