Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөлкәт салымнарын хәзер үк түләргә мөмкин

Гражданнар ел саен үз милкендәге мөлкәткә - транспорт, мөлкәт һәм җиргә салымнарны түлиләр.

Мөлкәт салымнарын түләү бурычы, салым түләү срогы башланганчы 30 көннән дә соңга калмыйча белдерү алган датадан барлыкка килә.

Кирәк булганда, мәсәлән, төрле сәбәпләр аркасында теркәлү урыны буенча озак яшәмәгән очракта (командировкалар, яңа яшәү урынына күченү, отпуск), бердәм салым түләү вакытыннан алда (аванс рәвешендә) түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.

Бердәм салым түләве электрон янчыкның аналогы булып тора, анда гражданин үз теләге белән һәм алдан ук (салым хәбәрнамәсе алганчы) физик затлар мөлкәтенә салым, җир, транспорт салымы һәм физик затлар керемнәренә салым түләү өчен акча күчерергә мөмкин.

Акча Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә һәм мөлкәти салымнарны түләү срогы җиткәч, салым органы мондый түләүне мөстәкыйль рәвештә башкара. Беренче чиратта түләү, әгәр физик затның бурычлары бар икән, шул җитешсезлекләрне яисә салымнарны түләүгә юнәлдереләчәк.

Бердәм салым түләү гражданнарга милек салымнарын түләүне максималь гадиләштерә һәм моны башкарганда хата булу ихтималын юкка чыгара. Бердәм салым түләүләрен "Физик затларның салымнар, иминият кертемнәрен түләү" сервисларыннан яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша "аванс янчыгын тулыландырырга" дигән опциядән файдаланып, санап була. Түләү процедурасы бик гади: ФИО, ИНН һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә.

Бердәм салым түләү суммасын исәпләргә «Транспорт салымы Калькуляторы», «Җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә салым календаре» онлайн-сервислары Россия Федераль салым хезмәте сайтында nalog.ru ярдәм итәчәк.

Тулырак мәгълүматны теләсә кайсы салым органында, шулай ук, Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-222-222-222-222 телефоны аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев