Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәпләргә татарча энциклопедияләр таратылды

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен факультатив формасында гына калдырып, телебезне кыскарттылар кыскартуын, хәзер күп укучылар аңа бөтенләй дә җитди карамый башлады.

Бу бер безнең телгә генә кагылышлы мәсьәлә түгел, барлык «кече» милләтләр проблемасы. Шулай да балаларның игътибарын туган телләренә ничек тә җәлеп итү мөмкинлекләрен, ысулларын булдыру өстендә эшнең туктаганы юк.
Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Татар китап нәшрияты, «Росмен» нәшрияты белән хезмәттәшлек итеп, тәрҗемә бас малары чыгару проектын гамәлгә ашырды. Бу китап лар – татар телендәге «Илләр һәм кыйтгалар», «Авиация», «Бөҗәкләр», «Бизнес», «Этләр», «Гаҗәеп хайваннар», «Диңгез һәм океан», «Астрономия һәм космос», «Футбол», «Терек табигать» кебек балалар энциклопедияләре. Тиражның иң зур өлеше (һәр китапның 3 меңе), балаларны укыту процессында куллану өчен, ТР мәктәп учреждениеләренә җибәрелгән. Калган тираж сатуга чыкты.
Әлеге проект мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре китапханәләрен комплектлаштыру максатыннан, балалар өчен татар телендә иң кирәкле булган танып-белү әдәбиятын чыгару буенча хезмәтләрне дәвам итү өстендә эшли. Мәсәлән, 2021 елда Татар китап нәшрияты комиссиясе ярдәме белән «Балалар энциклопедиясе» сериясеннән китаплар нәшер ителде, алар ТР мәктәпкәчә учреждениеләренә таратылган.
Басылган балалар энциклопедияләренең үзенчәлеге – аларның аңлаешлы һәм үзләштерергә җиңел булуында. Якты, төсле һәм кызыклы рәсемнәр белән баетылган текст балага яңа мәгълүматны мавыктыргыч формада үзләштерергә ярдәм итә.
Шул исәптән, комиссия ярдәме белән Татар китап нәшрияты ТР мәктәп учреждениеләренә урнаштыру өчен күренекле татар эшлеклеләре, язучылар һәм шагыйрьләр рәсемнәре төшерелгән мәгълүмати пластик плакатлар (А2 форматы) әзерләгән. Хәзерге вакытта әлеге плакатларны республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә китерү этабы тәмамланды.
Безнең шәһәргә дә килде әлеге өстәмә белем әсбаплары төялгән машина. Аны тантаналы рәвештә Яшел Үзәннең 1нче лицеенда бушаттылар. Китап лар да, плакатлар да, чынлап та балаларга ошамаслык түгел. Башлангыч сыйныф татар теле укытучыларының кулында дәресләрдә куллану өчен туган телебездә басылган кулланма материал булачак. Хәзер интернетта бөтен мәгълүмат бар, нәрсәгә ул китаплар, дияргә ашыкмагыз. Дәресләрдә телефон аша укытып бул мый бит, дәрес лек ләр кирәк! Һәм өстәмә мәгълүмат бирерлек шундый матур итеп эшләнгән әсбапларның булуы яхшы.
– Ун төрле энциклопедия һәм татарлардан чыккан күренекле шәхесләрнең пластик тактага бастырылган мәгълүматлы портретлары респуб ликабыз мәктәпләренә таратылды. Аларның күләме һәр районның мәктәпләр һәм укучылар саныннан чыгып исәпләнде, – дип уртаклашты Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин (фотода ак күлмәктән). – Андый рәсемле танып-белү китаплары без кечкенә чакта бары тик рус телендә генә бар иде. Һәм күренекле шәхесләрдән мәктәпләрдә без, шулай ук, татарлардан чыкканнарының плакатларын күрмәдек, шуңа да аларны танымыйбыз, белмибез. Ә бит безнең милләт кешеләре арасында да әдәбиятчылар гына түгел, танылган химик, физик, конструктор, диңгезче, очучы һ.б. бар. Бу бер татарларга гына түгел, Татарстанда яшәгән башка милләт вәкилләренә дә кагыла. Республикабыздагы удмурт, чуваш, мари һ.б. мәктәп ләренә без әлеге милләтләрнең күренекле шәхесләре плакатларын бастырдык. Шулай ук, энциклопедияләргә дә Татарстанда яши торган хайваннарны, бездә үсә торган үләннәрне, үзебездә чыгарыла, җитештерелә торган автомобильләрне һ.б. да керттек. Балалар яшәгән җирләре, үз халкыннан чыккан шәхесләр турында белеп үсәргә тиеш.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Мәктәп китапханәләренә бушлай таратылган әлеге әсбаплар чынлап та татар балалары арасында киң кулланылышта булыр һәм милли үзаңны үстерергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев