Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәпләрдә уку елы башланды

Нәкъ шушы чорда укучылар еш кына электр тогыннан зыян күрә дә.

Электрның куркыныч нәрсә булуы турында балалар арасында даими аңлату эшләре алып барырга кирәк: хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә нинди куркыныч янавын, көнкүреш электр җиһазлары белән эшли белмәүчеләрне, энергия обьектлары янында үзен сак тотмаучыларны нәрсә көтүен алар белеп торырга тиеш.
Хәзер суыткыч, телевизор, радиоалгыч, тузан суырткыч, үтүк, электр плитәсе һәм яктырткычлар кебек электр җиһазлары булмаган бер генә йорт та юк . Һәр мәктәптә дә уку барышында кулланыла торган техник электр җиһазлары урнаштырылган остаханәләр, лабораторияләр, аерым сыйныф, уку бүлмәләре бар. Урамда да без – төрле үткәргечләр, 220 вольтлы, ә еш кына аннан да югарырак көчәнешле электр җиһазлары чолганышында. Ә электр җиһазларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү бәхетсезлек очракларына китерә. Иң куркынычы – өзелгән электр чыбыклары. Җирдә яткан андый үткәргечләргә кагылу, аларга 8-10 метрдан да якынрак килү катгый тыела. Электр үткәргеч линия­ләр тирәсендә булганда, андый җирләрдә агачларны селкетеп уйнаганда үлем куркынычы яный. Юеш агач – бик яхшы үткәргеч, моны һәрчак истә тотарга кирәк.
Балаларыбызның язмышы – безнең кулларда.

Гөлнара Вәлиева фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X