Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәпләрдә туклануны тикшерү

«Гаринское-2» беренчел бүлекчәсе секретаре, Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты Альбина Динмөхәммәтовага Яшел Үзән мәктәбе ата-аналарыннан балаларны мәктәптә начар ашаталар дигән моң-зар килеп ирешә. Альбина Рапхатовна 9нчы лицейга тикшерүгә чыга.

Һәм менә нәтиҗәләр:
Мәктәптә 1697 бала белем ала.
Ашханә 260 балага хезмәт күрсәтә. Тикшерү белән Роспотребнадзор хезмәткәрләре дә килә. Тәнәфес башланырга 5 минут кала өстәл әзерли башлыйлар.

Меню ике атнага төзелгән, төрлелек буенча сүз әйтерлек түгел, контроль органнары тарафыннан расланган, барлык журналлар да Роспотребнадзор таләпләренә туры килә. Атна саен ата-аналар комитеты вәкилләре туклану сыйфатын тикшерә һәм беркетмәләр тутыра.
Бала мәсәлән, кисель эчми икән, ул аны икенчесенә алыштыра ала, 9-11 сыйныф укучылары өчен швед өстәле оештырылган. Сайлау хокукы бар.

Балалар белән әңгәмә түбәндәгеләрне күрсәтә:
балаларның күбесе беренче дәрестән соң ашамый, чөнки алар тук була. Мәктәп ризыгы ничек кенә тәмле булмасын, әни пешергәне һәрчак иң тәмлесе. Бу әни өчен баладан иң яхшы комплимент.

Нәтиҗә:
Барысы да нормаларга туры килә, ата-аналарны туклану тикшерүенә җәлеп итү практикасын дәвам итәргә. Ә ашханә косметик ремонт таләп итә.
Барлык тәкъдимнәр дә районның тиешле депутат комиссияләренә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев