Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәпләр әзер

Яшел Үзәннең күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Өч көн дәвамында составына ЯҮМР башкарма комитеты вәкилләре, мәгариф идарәсе һәм контрольлек итә торган органнар хезмәткәрләре кергән бердәм комиссия район һәм шәһәр территориясендә урнашкан 43 мәктәптә һәм 53 балалар бакчасында булды.

Күзәтчелек бүлеге инспекторлары тикшерүләрне уку елы дәвамында уздыра. Рейд барышында авария яктыртуының булмавы, запас чыгу урыннарының ябык торуы һәм эвакуация юлларының яна торган материаллардан ясалган булуы еш очрый торган таләп бозулар. Алар, гадәттә, режим характерында була һәм аларны төзәтү зур кыенлыклар таләп итми.
–Гомумбелем бирү учреждениеләрен мондый тикшерүләр профилактика характерын йөртә, – дип аңлата күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Лузанов. –Аның төп максаты – уку елы башланганчы төзәтелергә тиешлеләрне персоналга һәм җитәкчеләргә җиткерү. Болардан тыш, чара кысасында укытучылар белән инструктажлар да уздырыла. 
Инспекторлар таләпләренә, нигездә, уку йортларында игътибар белән карыйлар һәм кимчелекләрне вакытында төзәтергә тырышалар. Чөнки аларга балаларның гомере һәм сәламәтлеге турыдан-туры бәйле. 
Хәзерге вакытта бөтен мәктәпләр дә тикшерелгән һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белдерүенчә, балаларны кабул итәргә әзер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев