Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе белән хыяллар чынга аша

Республикада старт алган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе дәвам итә. Быел район һәм шәһәрдә мәктәп бусагасына тәүге адымнарын 1951 бала атлаячак.

Яшел Үзәндә дә мәрхәмәтле һәм юмарт кешеләр, җитәкчеләр җитәрлек. Менә алар ярдәмендә авыр шартларда яшәүче, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 1 сентябрьне тулы мәгънәсендә сөенеп каршылау, шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге ала да инде. Әйтеп узылган әлеге акция кысаларында шәһәребезнең “Яшел Үзән Горький исемендәге завод”, “Серго исемендәге завод” 1 сыйныфка баручы балаларга букчалар тапшырды инде. Балалар сәнгать үзәгендә узган бәйрәмгә бу юлысы күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызлар чакырылган иде. Мәктәпләргә шефлык күрсәтүче, иң эре предприятиеләребезнең берсе -“Яшел Үзән Горький исемендәге заводы”, “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе җитәкчеләре балаларга букчалар бүләк итте. Әй, ничек сөенгәнен күрсәгез икән, әти-әниләр дә бик шат. Хәерле сәгатьтә!

Марат Хәялетдинов фотосы.

“Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе җитәкчесе Ринат Мистаховка “Яшел Үзән” газетасы баш мөхәррире Илсөя Завилейская редакция белән тыгыз хезмәттәшлек иткәне, матбугатка язылу чорында ярдәм иткәне өчен “Рәхмәт хаты” тапшырды.

 

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец та инде Мистахов, бик ярдәмчел кеше! Ә әти-әниләре "Красный Восток" та эшли торган балалар нишли инде, өч ай хезмәт хакы бирмиләр, дип укыдык бит. Оят инде, нинди бай инвесторга килешми!

    Теги: Школа акция помоги собраться в школу добродетель портфель