Министрлыкта "Россия гражданнары сәламәтлеген саклау турында"гы һәм "Россиянең мәгариф турында"гы федераль кануннарына кертеләчәк үзгәрешләр әзерләнгән дә инде. Төп үзгәрешләр мәктәпкә кергәндә тикшеренү узуны кире кагу турында.
Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре фикеренчә, әлеге тикшеренү узу бетерелсә, табибларның эш белән йөкләнеше кимү генә түгел, балалар һәм әти-әниләренең дә буш вакыты күбрәк калачак, дип хәбәр итә intertat.ru.
Мәктәпкә кергәндә медицина тикшеренүе үтү кирәкми
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы беренче сыйныфка укырга керүчеләр өчен медицина тикшеренүе үтүне кире кагарга җыена. Әлеге яңалык быелның 1 сентябреннән үк гамәлгә керергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев