Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп тарихы музее ишекләрен ачты

Тарихыбызга һәм яшәешебезгә бәйле истәлекләрне барлау, югалтмыйча саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең бурычыдыр.

Шул максаттан чыгып, Әйшә урта мәктәбендә тарихи вакыйга булып узды. Бу чарага коллектив күптәннән әзерләнә иде инде. 

Мәктәп тарихына кагылышлы экспонатлар күптәннән җыелып килә. Аны күчмә музей дип әйтсәк тә, ялгыш булмас иде. Һәм менә, ниһаять, Мәктәп тарихы музее үзенең төп урынын табып, тантаналы рәвештә, килгән кунакларга һәм укучыларга тагын бер тапкыр үзенең ишекләрен ачты. 
Тантаналы чарага килгән кунак­лардан район мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Роза Сәлахова, Әйшә авылы җирлеге башлыгы Радик Галәвиев, ветераннар Советы җитәкчесе Алевтина Рузанкина, җирле депутат Илья  Ульянов, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Әйшә мәктәбенең ветеран укытучылары бар иде. Яңадан тарих битләре актарылды, матур мизгелләр искә төште, киләчәк буын белән бәйләнешкә нигез салынды. Килгән кунаклар бу эшнең озын гомерле һәм дәвамлы булуын теләде. 
Чараның презентация өлеше Әйшә авылы тарихына бәйле риваять белән башланып китте, тарих битләре вакыйгаларны бер-берсенә бәйләде. Шулай итеп, 100 еллык тарихы булган Әйшә мәктәбенең эшчәнлегенә виртуаль рәвештә экскурсия ясалды. Ә чараның икенче өлешендә музейдагы экспонатлар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге дә булды. 
Халкыбыз: «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк», – дип юкка гына әйтмәгән бит. Шуңа күрә киләчәктә ирешелгәннәргә генә тукталып калмыйча, музей эшен тагын да киңәйтергә, аның фондын баетырга уйлыйбыз. Әлбәттә, бу эшкә ветеран укытучыларыбызны һәм укучыларыбызны тагын да күбрәк җәлеп итәрбез, чөнки аларга бу эш бик ошый. 

Эльвира Бачкова, 
Әйшә урта мәктәбенең милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев