Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп һәм балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмнәре булырмы?

Мәктәп һәм балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре бары тик Covid-19га профилактика санитар кагыйдәләрне үтәгән килеш кенә уза ала.

Кагыйдәләрне Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасарын Любовь Авдонина санап чыкты.

«Бу чаралар яки төркемдә, йә сыйныфта уза. Без зур чыршы бәйрәмнәре үткәрергә киңәш итмибез, әмма шулай да декабрь ахырында аның нинди форматта узачагы аңлашылачак”. Балалар бүлмәсенә аниматорлар, чит кешеләр китерергә киңәш ителми.

Любовь Авдонина сүзләренчә, Кыш бабайдан башка Яңа ел бәйрәме булмый инде ул, әмма аны мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре дә уйный ала. Ата-аналарны чакырган очракта алар битлектә булырга тиеш. Шулай ук, социаль дистанцияне саклау мөһим. Залны кварцларга да кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X