Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Мөхтәсим йөз ел" (“Великолепный век”) сериалының уңышсыз актрисасы

Сериалны карыйсы килмәү хисен тудырган актриса.

Сүз, дүртенче сезонда Хюррем Солтан ролен башкаручы Вахиде Перчин турында бара. Белгәнегезчә, Мерьем сериалдан ниндидер хәлләр аркасында китте, шуңа күрә аның урынына, көтмәгәндә, алмаш эзләргә туры килгән.

Әлбәттә, җанатарлар яңа актрисага сөенмәде һәм моңа, әлбәттә инде, үз нигезләре бар. Мерьем Хюррем ролендә шат, сөйкемле, бай мимика һәм яхшы актер уены белән истә калды.

Әлеге рольне Вахиде уйный башлагач, без бөтенләй икенче, алай ук сөйкемле булмаган, күңелсезрәк мимикалы һәм сүлпәнрәк уйнаучы Хюрремны күрдек. Әгәр дә элек Хюррем Махидевран, Хатидже һ.б. фонында аерылып торса, хәзер бу персонажлар аны басып китте. Яңа Хюремда, элек җәлеп итеп торган шул үзенчәлек юкка чыкты.

Бер сүз белән әйткәндә, Вахиде Перчинны «Мөхтәсим йөз ел» сериалында Хюррем роле өчен уңышсыз актриса дип атарга мөмкин. Бәлки, аның кино һәм сериалларда уңышлы рольләре бардыр, әмма нәкъ менә бусы аңа туры килмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    килешәм!!! бик дөрес язылган!