Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөхтәрәм яшел үзәнлеләр, мөселманнар!

Кадерле Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм вәкилләре үзара тату яшәгән Яшел Үзәнебездә дуслык һәм татулык тагын да ныгысын, иманлы кешеләр артсын, тормышыбыз ямьләнсен, иң мөһиме тынычлык булсын иде. 
Изге Корбан бәйрәме көнендә Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын! Барчабызга да бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәракәтен иңдерсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен. Изге бәйрәмебез – Корбан гаете котлы булсын!

Әүфәр ГАЛИЕВ,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев