Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәк үстерүчеләр җавапка тартыла

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге «Мәк-2020» оператив-профилактик операция уздыра.

Аның максаты булып, кыргый үскән наркотиклы үсемлекләрне һәм чәчүлекләрен ачыклау һәм юк итү, шулай ук үсемлекләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне кисәтү буенча чаралар үткәрү тора.

Операция берничә этапта уза:
I этап — 2020 елның 10 июленнән 19 июленә кадәр;
II этап — 2020 елның 7 августыннан 16 августына кадәр;
III этап — 2020 елның 11 сентябр еннән алып, 20 сентябрьгә кадәр.

1 этап нәтиҗәләре:
10 урында, ягъни ,5 кв. метр мәйданда кыргый үскән наркотик лы үсемлекләр юкка чыгарылган;
наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә административ хокук бозулар буенча 17 беркетмә төзелгән;РФ Җинаятьләр кодексының 228.1нче маддәсе буенча 1 җинаять эше кузгатылган;

1 кеше наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаять кылган өчен, җинаять җаваплылыгына тартылган.
Шуңа бәйле рәвештә, полиция хезмәткәрләре, җир кишәрлекләре хуҗаларын, наркотик матдәләр исемлегенә кергән үсемлекләрне законсыз үстерү һәм аларны юк итү буенча чаралар күрмәү Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, җинаять яки административ җаваплылыкка китерә дип кисәтүне үз бурычы дип саный.

Наркотик матдәле үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү гражданнарга — 4 000 сумга кадәр административ штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуга, ә юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салуга китерә. Наркотиклы үсемлекләрне зур күләмдә үстергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Җинаятьләр кодексының 231нче маддәсендә 300 мең сумга кадәр яки ике елга кадәр хезмәт хакы күләмендә штраф, йә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә ике елга кадәр ирекне чикләү, йә шул ук вакытка иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр бу җинаять бер төркем затлар тарафыннан кылынса, яки аеруча зур күләмдә булса, ул вакытта 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү турында сүз бара.

Исегезгә төшерәбез, законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Мәк һәм башка наркотиклы үсемлекләр чәчәк аткан һәм өлгергән чорда полиция хезмәткәрләре дача һәм йорт яны участокларында рейд лар үткәрә. Закон нигезендә, наркотиклы үсемлекләр законсыз үстерелә торган җир кишәрлекләрен, милекче яки аннан файдаланучы юридик һәм физик затлар юк итәргә тиеш. Җирле үзидарә башлыкларына һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә дә мондый урыннарны аерым контрольдә тотарга кирәк. Алар үз территорияләрендә законсыз чәчүлекләр һәм кыргый үсемлекләр үрчүгә юл куймау буенча чаралар күрергә тиеш.

Шуны да әйтергә кирәк, вәкаләтле органның рәсми күрсәтмәсен алганнан соң, җирдән файдаланучылар һәм җир хуҗалары өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.5нче маддәсе нигезендә, кыргый наркотиклы үсемлекләрне юк итү чаралары күрелмәгән очракта, гражданнарга – 1500 сумнан 2000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 3000 сумнан 4000 сумга кадәр, юридик затларга 30000 сумнан 40000 сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Полиция хезмәткәрләре наркотикларга бәйле теләсә нинди оператив мәгълүмат өчен рәхмәт белдерәчәк. Моның өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 8(843)291-20-02 ышаныч телефоны буенча хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев