Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәк чәчәге җырда гына калды

Җәй уртасы, үсемлекләр чәчәк атып уңыш бирә башлады. Шул исәптән мәк тә. Шуңа күрә бу чорда полицейскийлар бакчаларны тикшерергә рейдларга чыга.

16 июльдә Яшел Үзән районында «Мәк-2018» оператив-профилактик  операциясенең беренче этабы башланды.  Чараның максаты – наркотиклы үсемлекләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә  җинаятьләрне кисәтү.
Полиция хезмәткәрләре  кисәтүенчә, законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Законнарга ярашлы рәвештә җир участоклары булган  юридик һәм шулай ук физик затлар наркотиклы үсемлекләрне үз территорияләрендә юкка чыгарырга, ә җирле үзидарә башлыклары  һәм фермер хуҗалыклары  җитәкчеләре законсыз мәк чәчеп үстерү очракларына күз йоммаска тиешләр.  Кире очракта  административ законнарга ярашлы рәвештә  гражданнарга – 2000 сумга кадәр, вазифадагы затларга – 4000 сумга, юридик затларга 40 000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Гражданнарга штраф 4000 сумга кадәр җитә яисә 15 тәүлеккә кадәр арест салына ала. Юридик затлар  суд карары буенча 300 мең сумнарыннан мәхрүм  калулары бар. Әгәр дә мәк кебек наркотиклы үсемлекләр  зур күләмдә үстерелсә, ул вакытта җинаять җавап­лылыгы каралган. РФ УКның 231нче маддәсе буенча андыйлар 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителә. Әгәр дә җинаять  аеруча зур күләмдә икән – 8 елга кадәр.
Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре наркотиклар буенча  хәбәр ителгән теләсә-кайсы оператив мәгълүматны  кабул итә. Аны 4-47-09, 4-35-24 телефоннары аша әйтеп була.

Лилиана Славкина.

Фото: kp.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сотрудники полиции операция мак проверки