Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев эш визиты белән «Велес» ҖЧҖ мебель фабрикасында булды

Велес (Veles) компаниясе заказ буенча корпуслы җиһазлар һәм интерьер фасадлары ясау белән шөгыльләнә, җитештерү Зур Ключи авылында урнашкан.

Яшел Үзән районы башлыгы җитештерү технологиясе белән танышты, продукцияне карады, коллектив белән аралашты һәм компаниянең үсеш перспективалары турында фикер алышты.

- Сезнең хезмәт сату базарында һәрвакыт кирәк булачак. Мин ышанам, тиздән хезмәткәрләр саны, җитештерү артачак, һәм мөмкин кадәр күбрәк кеше сезнең продукцияне куллана алачак. Без, муниципалитет буларак, сезгә һичшиксез ярдәм итәчәкбез һәм булышачакбыз, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

«Велес " компаниясе 2017 елда нигезләнгән, Яшел Үзән районы территориясендә ике елдан артык эшли. Штат хезмәткәрләре 8 кеше, җитештерү автоматлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев