Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мишустин Татарстанның зур күләмдә ИТ-компанияләр барлыкка килүенә керткән өлешен билгеләп үтте

Цифра трансформациясе Россиягә үсешенеж югарырак дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип саный РФ Премьер-министры.

Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирелде. Шундый фикер белән РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста ИТ-тематика буенча панель дискуссиясендә уртаклашты.

"Без бөтенләй күптән түгел генә төзелгән шәһәрдә һәм һәрвакыт мәгълүмати технологияләр үсешенә аерым игътибар биргән төбәктә җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Татарстан күп санлы ИТ-компанияләр өчен күп эшләде», - диде ул.

Мишустин билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу тармакның үсеш перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, алга таба үсеш стимулын булдыру һәм илнең дөньякүләм ИТ-индустриягә кертемен арттыру өчен.

«Илебез өчен цифрлы трансформация үсешнең югарырак дәрәҗәсенә күтәрелү шансы, Россия гражданнарына тормышның яңа сыйфатын тәэмин итү һәм димәк, күбрәк мөмкинлекләрнең барлыкка килүе», - дип ассызыклады Россия Хөкүмәте башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев