Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мирас» гореф-гадәтләрне саклау сагында

2022 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Җәй – балаларга» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларын реновацияләү һәм капиталь ремонтлау программасы кысаларында республикабызда беренче «Мирас-Наследие» этномәдәни лагеры ачылды.

Билгеле булганча, ул Яшел Үзәннең данлыклы «Чайка» территориясендә урнашкан. Хәзер биредә ел әйләнәсе республиканың төрле районнарыннан балалар ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта ала.

Исеменнән күренгәнчә, «Мирас» гадәти генә лагерь түгел, аның максаты –республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли-мәдәни үсешенә ярдәм итү, мәдәни традицияләрен үзләштерү, балаларга иҗтимагый тормышта катнашу өчен кирәкле булган күнекмәләрне формалаштыру, аралашуның уңай атмосферасын булдыру.


Шушы көннәрдә биредә «Айбагыр» этносменасының тәмамлануы уңаеннан ябылу тантанасы узды. Балаларны котларга дип ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, район башлыгы Михаил Афанасьев та килде.


Әлеге этносмена 12нче тапкыр уза, Яшел Үзән районында икенче сезон ял итүләре. Республиканың 14 районыннан 78 бала 18 көн дәвамында кызыклы чараларда катнашу, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен өйрәнү, иҗат дөньясында кайнау, файдалы остаханәләрдә үзләрен сынау белән мәшгуль булды, карендәшләре белән якыннан танышты.

– Шушындый матур бәйрәмгә чакыруыгыз өчен рәхмәт. Республикабыз халыкларының мәдәниятен, традицияләрен саклауда армый-талмый хезмәт иткән коллегаларыма зур рәхмәт. Әлбәттә инде, керәшеннәр Татарстанның һәм аның мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Актив, сәләтле булуыгыз өчен иң зур рәхмәтләребез сезгә, балалар, – дип сәламләде министр Ринат Садыйков.

Балалар килгән кунак­ларга үз сәләтләрен күрсәтте, уен коралларында уйнады, биеде һәм җырлады.

– Смена вакыты төгәлләнә, әмма аннан алган хис-кичерешләр күңелегездә озак сакланыр һәм бирегә кабат килерсез дип ышанам. Без дә сезнең кебек үстек, лагерьларга йөрдек, әлбәттә шартлар аерыла иде, әмма иң мөһиме – без бер гаилә кебек булдык. Республикада «Мирас» кебек лагерьның булуы зур шатлык. Монда рәхәтләнеп ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар һәм эш дәвам итәчәк. Министр белән суга чыгу юлын карадык. Лагерьның үз пляжы булырга тиеш. Яңа уку елына көч туплап, ял итеп кайтасыз дип ышанам, – дип изге теләкләрен дә җиткерде район башлыгы Михаил Афанасьев.


Ә балалар ялларын нәкъ менә «Мирас»та уздырулары белән бик канәгать һәм киләсе елга да Яшел Үзән районына килергә әзерләр. Алар өчен иң мөһиме җәй онытылмаслык булып узды, яңа дуслар табылды. Киләчәгегез дә шундый якты төсләргә һәм вакыйгаларга бай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев