Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?

Сезнең телефонга бу фото килдеме әле? Дөресрәге, «Минтимер Шәрипович өйләнгән. Теләче главасының тол калган хатынын алып кайткан Казанга.

Ул глава моннан 7 ел элек мәрхүм булган иде бит», – дигән хәбәр? 
Күпләр, мөгаен, аптырап калгандыр: бу яңалыкка ышаныргамы икән, әллә юкмы?
Ышанмас идең, күп нәрсә дөреслеккә дә туры килә кебек. Әйтик, Теләче районының элеккеге башлыгы, чыннан да, вафат булды бит. 7 ел элек түгел, күпкә соңрак. Ярый, анысын ялгышсыннар да ди. Әмма үзе вафат булгач, хатыны тол калуы хак бит инде...
Хәбәргә ияреп килгән фоторәсем дә бик шикле: Минтимер Шәрипович янәшәсендә бик сөйкемле бер ханым. Чибәр! Кулында зур гына чәчәк бәйләме...
Мин үзем әлеге хәбәрне укуга елмаеп кына куйдым: «Ялган хәбәр, әлбәттә. Кемдер шаярта».
Фоторәсемдәге ханым бик таныш бит: Кыргызстан Республикасының элеккеге Президенты Алмазбәк Атамбаевның җәмәгате Рәйсә ханым бу. Хәтта бу фотоның кайчан төшерелүен дә беләм. Рәйсә Миңнеәхмәт кызы Бөтендөнья татар конгрессының 5 съездында шәрәфле кунак булып катнашты. Ул көннәрдә аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев кабул итте. 
Укучыларыбызның күңелендә туган икеләнүне тарату өчен, Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ярдәмчесе Нурсөя ханым Шәйдуллина болай дип аңлатты.
– Минтимер Шәриповичның икенче тапкыр өйләнүе туындагы бу хәбәр – фейк, ягъни ялган, – диде ул. – Әйе, бу фотода аның янәшәсендә Кыргызстан Республикасының элеккеге Президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны Рәйсә Атамбаева. 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессының 5 съездына килде ул. 
Шаяртуның да чиге бар бит. Әлеге «уен»ны башлап җибәргән кеше бу хакта уйладымы икән? Әйтик, үзенең бу «гөнаһсыз уен»ының закон телендә «яла ягу» дип аталуын? (Клевета́ – заведомо ложная порочащая информация или распространение заведомо ложных сведений, порочащих честь и достоинство другого лица или подрывающих его репутацию.) Һәм «яла ягу»ның безнең илдә 2012 елдан башлап «уголовный җинаять» булып саналуын. Моның өчен, аз да түгел, күп тә түгел – 5 миллионга кадәр штрафка тартылырга мөмкин икәнен... 
Менә шулай. 
Телефоныгызга килгән бу «кызык» хәбәрне тизрәк дустыгызга, танышыгызга, туганыгызга җибәрергә телисезме? Бәлки алдагы җөмләне тагын бер кат кире кайтып укып чыгарсыз? 5 миллион аз акча түгел бит... «Перепост» та «ялган хәбәр тарату», «яла ягу» дип санала. 
Яки бер минутка гына үзегезне шушы фотодагы ике кешенең берсе урынына куеп карагыз. Ә сезгә мондый «шаярту» ошар идеме? Шәхси тормышыгызга тыгылуны үзегез ничек кабул итәр идегез? 

чыганак http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев