Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Министр Татарстан Президенты шикәр буенча резерв формалаштырырга күрсәтмә биргәнен әйтте

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстанда шикәр буенча резерв булдырылган.

«Соңгы көннәрдә продукциягә ажиотаж күрәбез. Кибет киштәләрендә продукция бетә дигән имеш-мимеш тарала да, кеше күпләп килеп, шул товарга ябырыла — бу күбрәк шикәргә, онга, карабодайга кагыла. Сәүдә челтәрләре үз планы буенча продукция белән тәэмин итеп тора, ә халык кырып-себереп алып бетергәч, физик яктан киштәләрне тутырырга өлгермиләр», — дип ачыклык кертте министр журналистларга.



Марат Җәббаров әйтүенчә, сәүдә челтәрләренең складларда ике-өч көнлек товары бар, ә болай тарату үзәкләренә товарны көндәлек режимда китерәләр.
 

«Бернинди проблема юк иде. Республикада товар күләмен күзәтеп барабыз. Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы министрлыкларыннан коллегалар тарату үзәкләренә барды — товар бар. Сәүдә челтәрләренең продукция белән тәэмин итүчеләр белән контрактлары бар, бәяләр теркәлгән, продукция җитәрлек», — диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев