Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Минем тавыш" сайлаучыларының беренче онлайн-форумы Татарстанда узачак

Форум тамашачыларының экспертларга туры эфирда үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Татарстанда сишәмбе көнне «Мой Голос» сайлаучыларының онлайн-форумы ачылачак. Ул татарстанлыларны РФ Конституциясе буенча гомумроссия тавыш бирүендә һәм 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көне яңалыкларына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Минем тавышым" - сайлау кануннарындагы үзгәрешләрне экспертлы фикер алышу, сайлау процессының үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм тавыш бирү барышын күзәтү өчен даими мәйданчык", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Форум, «Яңа чынбарлык: Татарстанда 2020 елның новеллалары һәм үзенчәлекләре» беренче пленар сессиясе белән ачылачак. Аның эшендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, «Гражданнар контроле» ассоциациясе рәисе Александр Брод һәм башкалар катнаша.

Форум утырышлары 2020 елның 13 сентябренә кадәр даими рәвештә һәр 2 атна саен узачак. Һәрвакыт - яңа тема буенча. Форумның төп максаты - сайлау процессы турында тулы картинаны тәкъдим итү. Форум тамашачыларының экспертларга туры эфирда үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Форумда "Минем тавыш" проектының рәсми сайтында, YouTube социаль челтәрендә, Вконтакте социаль челтәрендә катнашырга мөмкин. "Минем тавыш" сайлаучыларның Беренче онлайн-форумы - 2020 елның 16 июнендә 14:00 сәгатьтә башлана.

Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә татарстанлыларны ТР Президенты сайлаулары, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук, РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев