Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минем икетуган бабам, Николай Андреевич Катин (19241945), чын герой булган.

Өлкән лейтенант, пулемет ротасы командиры, ул Көнчыгыш Пруссия өчен сугышларда аеруча үзен таныта.

1945 елның мартында Побетен янында аның ротасына стратегик биеклекне алырга боерык бирелә. Николай Катин кулында пулемет белән дошман оборонасына үтеп керә һәм берничә контратаканы кире кагып, 30 гитлерчыны юк итә.

1945 елның 7 апрелендә Фридрихсберг өчен сугышта ул бер төркем сугышчылар белән, дошманның чигенү юлын кисеп, бер йортны ала. Немецларга каршы берүзе калып, ул ике пулеметтан атуын дәвам итә. Патроннар беткәч, ул йорт эченә бәреп кергән нацистлар белән бергә үзен граната белән шартлата.

Батырлыгы өчен Николай Катин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев