Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минем бабам, Николай Иванович Гурьянов, үз теләге белән сугышка китә

Хезмәтен ракета гаскәрләренең гади солдат-артиллеристы булып башлый.

Белоруссия, Балтыйк буе һәм II Украина фронтларында сугыша. Җиңүне Берлинда каршылый. Аның җилкәсе һәм кулы яралана. 1945 елда өенә кайта. Сугыштан соң бабам күп еллар Юдино вагон депосында эшли.

Кызганычка каршы, ике яшемдә бабам вафат булды, шуңа күрә мин аның турында әбием һәм әтием сөйләгәннәрдән беләм. Мин бабам белән горурланам! Аның турында истәлекне балаларыма тапшырачакмын.

Алена ГУРЬЯНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев