Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов укучыларны дистанцион укытуга әзерлеген тикшерде

Татарстан мәктәпләрендә укуларны Яндекс һәм Саклык банкы онлайн-платформаларында тикшерә башладылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 131нче лицейда булды, ул коронавирусны профилактикалау максатыннан республикада дистанцион укуга әзерлекне тикшерде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды һәм укучыларны сәламләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, укытуның яңа форматына вакытлыча күчү белем бирү сыйфатына тәэсир итәргә тиеш түгел. Ул Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгына каникулларны 1 апрельгә төгәлләү системасын эшләргә кушты», - диде Галимова.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә укуларны Яндекс һәм Саклык банкы онлайн-платформаларында тикшерә башладылар. Укуның мондый формасы бер үк вакытта 100 укучы өчен онлайн-дәресләр алып барырга мөмкинлек бирә. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, мәктәп дәресләре дистанцион формада 19-21 мартта оештырылачак. Укучылар өйрәнелгән материалны кабатлаячак һәм күнегүләр уздырачак. Укучыларның язгы каникуллары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев