Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов: Татарстан Республикасында Covid белән вәзгыять киеренке, әмма сәламәтлек саклау өлкәсе уяу

Атна эчендә Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе белгечләре 651 объектны тикшергәннәр, шуларның 51 ендә коронавирсны профилактикалау таләпләрен бозу ачыкланган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Covid-19 белән булган хәлгә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, вәзгыять киеренке, әмма сәламәтлек саклау системасы аны булдыра. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәсьәлә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә каралды. Президент сүзләренчә, республикада коронавирус инфекциясенең яңа очраклары арту темпы үскән. Ул атнага уртача 0,5-0,6% дәрәҗәсендә тора. Алга таба арттыруны булдырмый калырга барлык санитар таләпләрне катгый үтәү генә ярдәм итәчәк.

"Барыннан да элек битлекләр киеп йөрергә, кулларны юарга һәм антисептиклар белән эшкәртергә, шулай ук социаль дистанцияне сакларга кирәк", - дип белдерде Миңнеханов.

Ул шулай ук, Татарстанда тоталь чикләүләр кертү планлаштырылмый, моның өчен җитди сәбәпләр юк, диде.

"Әйе, вәзгыять киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы уяу. Койка - урыннар, дарулар - барысы да бар», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бу атнада дару препаратлары белән тәэмин итү, аларның республика аптекаларында булуы, даруханә челтәрләре вәкилләре белән фикер алышу турында искәртте.

"Иң мөһиме - вакытында игътибар итәргә. Әгәр ниндидер проблемалар бар икән, госпитальдә булу мәҗбүри түгел. Бездә эшкәртелгән регламент, дарулар исемлеге бар. Бу планда бездә тәртип», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Эшне Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкилләре дәвам итә. Атна дәвамында алар 651 объектны тикшергәннәр, шуларның 51ендә коронавирусны профилактикалау таләпләрен бозу ачыкланган. Хокук бозучыларга 59 беркетмә төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте һәм аларны тиешле чаралар үтәлешен, шулай ук коллективларда грипп һәм ОРВИ профилактикасын тәэмин итәргә өндәде. Моннан тыш, ул ИК һәм милек хуҗалары берләшмәләре тарафыннан гомумйорт объектларының санитар торышын тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев