Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов: РФ Хөкүмәте пандемиядә бик яхшы эшләде

ТР Президенты Михаил Мишустинның эшен югары бәяләде һәм аның алымын системалы дип атады.

РФ хөкүмәте пандемия фонында барлыкка килгән проблемаларны уңышлы һәм оператив хәл итә. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

 

"Әгәр дә көн дәвамында яки ике көн дәвамында дарулар, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча карарлар кабул ителмәсә, һәлакәт күләме күпкә артык булыр иде. Бу мәсьәләләрдә Хөкүмәт бик яхшы эшләде», - диде ТР Президенты.

 

Ул монда яңа Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинның "почеркын" күрүен билгеләп үтте. Мишустинның карашын һәм аның кабул иткән карарларын ТР Президенты системалы дип атады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев