Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов пандемия вакытында бизнесменнарга аерым игътибар бирү бурычын куйды

ТР Президенты, яңа чикләү чаралары кертүгә борчылган эшмәкәрләр белән очрашуларның берсендә шәхсән үзе катнашырга ниятли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бизнесы вәкилләренә игътибар итү бурычын куйды, алар Covid-19 коронавирусын тарату аркасында яңа чикләү чаралары кертүгә борчыла. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика Президенты тарафыннан катлаулы пандемия шартларында бизнес вәкилләрен игътибарсыз калдырмау бурычы куелды», - дип ассызыклады Галимова.

ТР Бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев, чикләү чаралары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен, хәзер эшмәкәрләр бергәлеге белән даими очраша.

"Оперштаб хәзерге вакытта кабул ителгән чараларны җитәрлек дәрәҗәдә бәяли һәм аларны киңәйтергә планлаштырмый", - дип билгеләде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Элегрәк, коронавирус пандемиясе башында, Миңнеханов һәр атна саен онлайн режимында икътисадның төрле тармаклары вәкилләре белән очрашты. Якын арада республика җитәкчесе мондый очрашуларның берсендә шәхсән катнашырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев