Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов мультфильмда инопланетяннарны үз-үзен изоляцияләүгә өйрәтте

Интернетта мультфильм басылып чыкты, анда төп персонаж - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чит планета кешеләрен Covid-19 кoронавирусы таралуга бәйле рәвештә сaмоизоляция алымнарына өйрәтә.

Инопланетяннар Рөстәм Миңнехановка берләшкән гумaноидлы милләтләр оешмасы рәисе булырга тәкъдим иттеләр, ә ТР Президенты Ирек мәйданын үз кабинетыннан фотога төшерде, ләкин бу юлы ул саклык костюмы һәм медицина мaскасы кигән. Ул, коронавирус пандемиясенә сылтама ясап, тәкъдимнән баш тарта.

Ә финалда инопланетяннарны карантинга урнаштыралар.

«Үзегезне изоляцияли белмәгәч, ярдәм итәрбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. "Бездә монда акыллылар бар, карантинда шашлыкка һәм кунакка йөриләр - сезнең кебек үк, бөтенләй башлары белән уйламыйлар", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов барысына да өйдә утырырга һәм үз-үзен сакларга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев