Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде

Бүген ТР Президенты Кремльгә якын участокка барды.Тавыш бирүдән тыш Роспотребнадзор таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогында булды һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов традицион рәвештә Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасындагы участокта тавыш бирде.

«Президент Роспотребнадзор таләпләре буенча эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Аңа бинаны даими дезинфекцияләп тору, дистанция саклау һәм битлек-перчатка киеп йөрү режимы турында сөйләделәр. Ул барлык саклану чараларын үтәүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте», — диде Лилия Галимова.

Искәртеп үтик, республика Президенты татарстанлыларга мөрәҗәгатендә республикада федераль үзәк һәм шәхсән РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән масштаблы программалар гамәлгә ашырылуын әйтте. Бүген Татарстан күп күрсәткечләр буенча алдынгы төбәк. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү булган казанышларны ныгыта. Моннан тыш, коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарның һәркемгә дә үтемле һәм сыйфатлы медицина ярдәмен, социаль яклануын тәэмин итү өлешендә төзәтмәләр зур әһәмияткә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X