Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов хакимият органнарына гражданнарны штат режимында кабул итүне дәвам итәргә кушты

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирс таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә гражданнарны штат режимында кабул итү эшен дәвам итәргә кушты.

"Безнең республика гражданины дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмаслык хәл беркайда да булырга тиеш түгел", - диде Президент традицион шимбә планеркасында. "Махсус санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә эшне җиңеләйтергә ярамый", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Шулай ук, ТР Президенты урыннардагы җитәкчеләрне кирәкле продукция һәм аның бәясен контрольдә тоту өчен кибетләргә, аптекаларга барырга чакырды.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Режим массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар уздыруны вакытлыча тыюны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев