Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов Казанның сәүдә челтәрләрендә азык-төлек продуктларының барлыгын тикшерде

Татарстан кибетләрендә азык-төлек ажиотажыннан соң сатып алучыларның кимүе билгеләп үтелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Агат» күпләп сату челтәренең гипермаркетында булды, азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәкле товарлар булуын тикшерде. Сәфәр видеосын республика җитәкчесе үзенең Instagram битенә урнаштырды. Рөстәм Миңнеханов сәүдә залын карады, сатып алучылар белән аралашты. «Бар да бар, сатып ал гына», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты, тулы киштәләрне карап. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга элегрәк хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге ретейлерлар белән кибетләргә товарларны вакытында китерү һәм бәяләрне гамәлдәге дәрәҗәдә саклау турында килешкәннәр. "Кичә кич челтәрләрдә гражданнар агымының шактый кимүен теркәделәр. Без дә республика халкын сак булырга, азык-төлек ажиотажына бирешмәскә чакырабыз. Продукция күп санда җитәрлек», - дип ассызыклады Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев