Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов беренче урында

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттида "АвтоВАЗ" сынау полигонында ярышты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы кубогына узышта катнашты һәм беренче урынны алды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Икенче урынны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, өченче урынны Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев алды.
Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттида "Чемпионнар ярышы" легендар маршруты буенча "АвтоВАЗ" полигонының сынау трассасында LADA Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев