Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минһаҗевлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм

“Яшел Үзән” газетасы редакциясе социаль челтәрләрдә июнь аенда “Иң яхшы әти" бәйгесен уздырган иде. Укучыларыбыз бу конкурста бик теләп катнашты.

Яшел Үзәннән Рүзилә үзенең 30 яшьлек юбилейлы туган көнендә, җитмәсә Әтиләр бәйрәме дә бит әле, иң кадерле кешесенең фотосын безнең бәйгегә юлларга була. Шулай итеп, якыннарына кечкенә генә сюрприз да ясый.

-Үземне яшьләр арасында күргәч, араларына кысыласым да килмәгән иде инде. Әмма, тора-бара үзебезгә дә кызык булып китте. Инде тавыш бирү башлангач, дуслар, туганнар да күтәреп алды. Җиңәрмен дип уйламаган идек, тавыш биргән һәркемгә зур рәхмәт, - ди тыйнак кына Фирнат Минһаҗев.

Җәйге ял булу сәбәпле, җиңүчебез бүләкне соңрак килеп алды. Әмма Минһаҗевларның бергә матур гаилә булып яши башлауларына нәкъ менә иртәгә 31 ел була икән. Туры килүен күрегез әле сез! Шушындый җылы, күркәм гаилә бәйрәмендә кулларыгызга безнең күчтәнәчебез – йомшак юрган да килеп эләккән инде, сезне шатландыруыбыз белән икеләтә бәхетлебез.

Гаиләгез түгәрәк, кызыгыз Рүзилә гел шулай игътибарлы, оныгыгыз сәламәт булып, сезне шатландырып кына торсын. Чын күңелдән җиңүегез белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев