Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин тормышны яратам», — ди 90 яшьлек ветеран

Җәйнең шушы матур көннәрендә Россия суд приставларының федераль хезмәте ветераны Сәлимулла Шаһидуллин үзенең бик тә күркәм датасын - туксан яшьлеген билгеләп үтә.

Сәлимулла Шәһидуллин Норлатта туып-үскән һәм хәзер дә шушы авылда яши. Сугыш башланганда Сәлимулланың 7нче класста укыган вакыты була. Мәктәпне тәмамлагач ул Казанда фотографлар курсларында укый. Бер ел үзенең туган авылында фотог­раф та булып эшләп ала әле. Ул елларда бу һөнәр бик сирәкләрнең генә кулыннан килә. Төймәгә бастың да, рәсем әзер булды дигән сүз түгел. Фотоның уңышлы чыгуы иң беренче чиратта төшерүченең осталыгына, аның иҗадилыгына бик бәйле. Ә аннан соң төшерелгән фотоларны дөм караңгыда ясау, төрле эретмәләр - болары тагын үзе бер цех. Тырыш һәм тәртипле егетне тиз күреп алалар һәм озак та үтми Панау сельпосына куялар. Аннан соң Норлат клубына мөдир итеп билгелиләр.
Сугыш чорында укыган вакытта Сәлимулла укуын ташлап гаиләсенә ярдәм итмәкче булгач, әнисе: «Сугыш бетәр, ә син грамотасыз калырсың. Укы! Киләчәк турында уйларга кирәк!» - дип кырт кисә. Сәлимулла әле дә әнисенең бу алтынга тиң сүзләрен онытмый. Сугышка, авырлыкка сылтап укымыйча калган булса...
Анатолий Малахов,
Татарстан Республикасы буенча Россия суд приставларының федераль хезмәте идарәсе суд приставларының Яшел Үзән район бүлегенең ветераннар оешмасы рәисе
Тулырак - газетаның 51нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев