Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин сезнеке! Сез минеке!»

«Мин сезнеке! Сез минеке!» – китабына мондый исемне йөрәгенә бөтен дөньяны сыйдыра алырдай киң күңелле, ихлас, туган җанлы һәм кешеләрне, тормышны яратучы гына бирә аладыр.

Бакырчыда туып үскән, шунда гомере буе балаларга белем биргән якташыбыз, инде моңа кадәр дә ике китабын дөньяга чыгарган Рәйхана апа Зәйнуллинаның өченче басмасы бу.
– Китабымны «Мин Сезнеке, Сез минеке» дип атадым. Бу исем минем авылыма, авылдашларыма, әби-бабамнар, нәсел-токымыма, туган-тумачаларыма – һәммәсенә догабыз булып ирешсә иде, – ди Рәйхана апа. – Язмаларымда төгәлсезлекләр булыр, хәтеремдә сак ланганнарын бәян итәргә тырыштым. Сорашырга, инде үзем дә олы яшьтә булганлыктан, өлкәннәр юк дәрәҗәсендә. Шуның өчен гафу үтенәм. Авылыбызда бик зур, катлаулы нәселләр бар, киләчәктә яшьләрнең кызыксынып, барлау ларын телим. мин үземә, әби-бабай, әти-әниләремә, якын туганнарыма үзебезнең төп өч нәселне (үземә билгеле булганнарын), аларның яшәвен, көнкүрешен, нәсел дәвамчыларының тормышын яктыртасым килде. Киләчәк буынга, оныкларыбызга нәсел шәҗәрәләрен дәвам итүләрен, тулыландыруларын, эзләнүләрен, нәсел-токымнарыбызның тирән катламнарын да барлап, табып яктыртуларын телим. туган җиребезгә, туган авылыбыз тарихи Бакырчыбызга, аның үткәненә, бүгенгесенә, якты киләчәгенә, яшәешенә, үсешенә битараф булмаган буын үсүенә нык ышанып, бу китабымны нәшер итүгә матди ярдәм күрсәткән якын туганым – Бакырчыда туып үскән, хезмәт юлын шунда башлаган, бүген дә авыл өчен бик күп эшләр башкаручы эшмәкәр Әлфия Бәхтияровага олы рәхмәтемне җиткерәм. Басмага әзерләүдә булышкан Гөлназ Бакаевага, «Яшел Үзән» газетасы редакциясе хезмәткәрләренә шулай ук бик рәхмәтлемен.
Авторның әлеге китабындагы язмаларның күбесе аның туганнарына багышланса да, һәркемнең күңеленә хуш килерлек яшьлек хатирәләре белән сугарылганнары да күп. Көйсез дә җырлап торган фәлсәфи дә, лирик та, авыл яшәешен, һәр авыл кешесенең күңел халәтен, уйларын, истәлекләрен үз эченә сыйдырган шигырьләренә дә күп урын бирелгән. Китап, үзенең калын тышлыгы эченә өч йөзгә якын битне сыйдырса да, бер сулышта укыла.
Редакциябезнең якын дусты, даими көтеп алынган кунагы Рәйхана апа Зәйнуллинага нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Әле тагын бик күп еллар газетабыз битләрендә аның каләме астыннан чыккан матур язмаларын, шигырьләрен күрергә, кабат бер шундый саллы китабын кулларыбызга алып укыр га насыйп булсын иде.
Шушы җирдән,
шушы туфрактан без
(«Нәселемне барлыйм»)
Ата-бабам шушы җирдә гомер иткән,
Урман кискән, җир эшкәрткән,
иген иккән.
Күлмәк-ыштан кидергәннәр
киндерләрдән,
Туган телне, туган хакын сеңдергәннәр.
Газиз әнкәм мич тутырып ипи салган,
Ипи исе, ипи тәме телдә калган.
Бу нигездә ничә буын канат ярган,
Ничә буын вәкиленең тире тамган.
Әби-баба, әти-әни нигезендә
Дөнья көтсә оныкларның оныклары –
Бу нигездә изгелек һәм бәхет тулыр,
Нигезенең ташы хәтта дога кылыр.
Нигезенең тирәсенә мүк үсмәсә,
Тәрәзендә, учагында ут сүнмәсә,
Өй түрендә тибрәтсәләр нәни бишек,
Ачык булса туганнарга һәрчак ишек –
Бу нигезгә Ходай дәүләт биреп торыр,
Нигезенең ташы хәтта дога кылыр.
Рәйханә Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев