Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин мөстәкыйль яши алачакмын» проекты эшлиячәк

Татарстанда 2020 елдан психик тайпылышлары булган яшүсмерләр өчен "Үзең мөстәкыйль яши алачаксың" проекты старт ала.

Адаптация курслары турында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә игълан итте. “Безнең бурыч - җәмгыятьтә тулы канлы тормыш алып бара торган кешеләрне мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Шуңа күрә киләсе елдан «Мин мөстәкыйль яши алачакмын» дигән проектны гамәлгә ашырачакбыз. Яшел Үзән районындагы «Идел» тернәкләндерү үзәге базасында үсмер балалар өчен җайлашу (адаптация) бүлмәләре булдырылачак», - диде Зарипова. Яшүсмерләр әлеге тернәкләндерү үзәгендә ике атна яшәячәк, һәм аларга тәрбиячеләр ярдәм итәчәк. Проектның максаты - балаларны башка кешеләр белән аралашырга, күнегергә өйрәтү. Моның өчен алар тирә-юньдәгеләр белән аралашачак, кибетләргә йөриячәк һ. б. ш. Чөнки психик характердагы тайпылышлы авырулар җәмгыятьтә яшәү өчен киртә түгел, - дип йомгаклады министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев