Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мин декрет ялында, ә мине эшемнән азат иткәннәр. Бу законлымы?

– Юк, законлы түгел. Эш бирүче инициативасы белән йөкле хатын арасында хезмәт килешүе туктатылуга юл куелмый.

Монда оешманың ликвидациясе яки шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеге туктатылу гына искәрмә була ала. Хәтта сроклы хезмәт килешүенең вакыты чыккан очракта да, йөклелек буенча отпуск вакыты килеп җиткәнче, хатынның гаризасы нигезендә хезмәт килешүе озайтыла.
Шулай ук, 3 яшькәчә баласы булган, ялгызы 14 яше тулмаган (инвалид-бала 18 яшькәчә) бала тәрбияләүче аналар арасында  эш бирүче инициативасы белән хезмәт килешүе туктатыла алмый. Монда шундый балаларны ялгызы тәрбияләүче башка затлар да керә. (Оешманың ликвидациясе яки шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеге туктатылганда гына килешү өзелә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Работа декрет закон