Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әминә апа – Чүрчиленең «мировой килене»

Укучылары һәм аларның ата-аналарының ихлас яратуын, олы хөрмәтен тоеп яшәү – мөгаллимә хезмәтенә зур бәя. Күлбаш мәктәбендә 32 ел балаларга рус телен өйрәткән, гыйнвар аенда 90 яшен тутырган Әминә апа Закирова язмышыннан канәгать. Чөнки, ул белем биргән балалар, бүгенге көнгәчә аның янына сукмакны онытмый.

Әминә апа – Казан кызы. Өч балалы гаиләдә туып-үскән. Яшүсмер чоры сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Шуңа күрә, сигезенче сыйныфта ул, уку белән бергә, эшләргә дә өлгерә. Унны бетергәч үк, 113нче мәктәптә пионервожатый булып урнаша. Махсус курсларны тәмамлый. Җәй айларында да акча эшләп, гаиләсенә ярдәм итү юлларын эзли. Шулай итеп, бервакыт дус кызы белән Башкорт ягына чыгып китәләр, ашлык ташучы машиналарны озатып торалар. Вакыты җиткәч, аларны кайтармыйлар да, акча да түләмиләр. Әминә апаның дары капчыкларыннан тегелгән матрасы була, ул шуны йөз сумга сатып, акча юнәтә. Билетсыз килеш, Ульяновскига кадәр поездның тамбурында, баскычка утырып кайталар, аннан Казанга йөрүче пароходка, матрас акчасына, билет алалар. Шулай итеп, акчасыз, арып-талып, әмма исән-сау өйләренә кайтып җитәләр. 

Пионервожатый булып эшләгәндә, апасына да ярдәм итә, юлына, кирәк-ярагына акча бирә, фатир өчен түләүләр дә орчык хәтле Әминә апа җилкәсендә була. Тырыш һәм актив кыз югары уку йортына, рус теле факультетына читтән торып укырга керә. Беренче курстан соң, комсомол обкомына барып, укыта башларга теләге барлыгын белдерә. 
Әминә апа 67 ел элек булган хәлләрне бүгенгедәй хәтерли: аны 1953 елның 16 мартында Юдинога (ул вакытта РОНО шунда булган, күрәсең ред.) җибәрәләр. Ә анда Күлбаш мәктәбенә укытырга билгелиләр. Абыйсы аны машинасы белән шул ук көнне Ивановскийда калдыра.

– Иртән торгач, җәяү киттем Күлбашка. Мәктәпне эзләп таптым, бер класс кабинетын ачып карасам, 113нче мәктәптә эшләгәндәге танышым монда физика укыта икән. Аңардан башка тагын ике белгән кешемне очраттым, – дип сөйли мөгаллимә. – Ике – VII, бер – V сыйныфларны бирделәр – атнасына 25 сәгать, һәр сыйныфта 35 бала. Ул вакытта Күлбашта 6 авылдан килеп укый иделәр, 470 бала. Ияләшәсе авыр булды, чөнки татарчам да бик начар, балалар да шәһәрнекеләрдән бик нык аерылып тора иде.

Әлбәттә, аерылып торганнар. Сугыш беткәнгә ун ел да узмаган, хәерчелек, ямаулы, кемнәндер калган кием-салым, үзләрен тотышлары, сөйләшүләре, урысча белмәүләре, наданлык... Уку әсбаплары, каләм-дәфтәрләргә кытлык. Хәтта, газета кырыйларына язган заманнар да булган. Кышкы салкыннарда, язгы һәм көзге пычракта сәләмә аяк һәм өс киеменнән ничәшәр чакрым җәяү килгән баланың укуда гаме булдымы икән? Казанда туып үскән кыз өчен болар беренче вакытта, әлбәттә, кыргыйлык булып тоелгандыр, мөгаен. Әмма язмыш үзенекен итә, барына да күнегәсең. 

1950-1980 елларда авыл укытучысы иң хөрмәтле һәм иң дәрәҗәле кеше иде. Ул – юрист та, сәясәтче дә, китапханәче дә, киңәшче дә, охшарга тырышу өчен өлге һәм халыкның гел күз уңындагы кеше дә. Шуңа, аларга күп белергә, күп укырга һәм күп уйларга, бөтен нәрсәдән хәбәрдар һәм үрнәк, җыеп әйткәндә – авторитет булырга кирәк. 

(Язманы тулысынча 17нче санда укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X