«Мин аны кичерә алмыйм» (киңәш кирәк)
Ярты ел бер ир-ат белән очрашканнан соң, бергә яши башладык. Мөнәсәбәтләр җитди, арада көчле хисләр дә бар кебек иде. Ул тиздән өйләнешергә вәгъдә бирде. Моңа кадәр ялгыш кына да миңа тавыш күтәргәне булмады. Ә бу юлы ул юләр кеше кебек психланды. “Миңа хәзер бала кирәкми, аборт ясат”, – дип кычкырды.
Ярты ел бер ир-ат белән очрашканнан соң, бергә яши башладык. Мөнәсәбәтләр җитди, арада көчле хисләр дә бар кебек иде. Ул тиздән өйләнешергә вәгъдә бирде.
Тик кинәт күремнәрем килми башлады, йөклелекне белү өчен тест ясадым. Икенче сызык бар да кебек, әмма начар күренә. Шушы мизгелдә яраткан кешемне алыштырып куйдылар мени, кычкыра башлады. Моңа кадәр ялгыш кына да миңа тавыш күтәргәне булмады. Ә бу юлы ул юләр кеше кебек психланды. “Миңа хәзер бала кирәкми, аборт ясат”, – дип кычкырды.
Үз фатирыма күченеп кайттым да, рәхәтләнеп еладым. Һәм шул вакыт күремнәрем башланды. Гинекологка бардым, мин йөкле түгел. Кайвакыт шулай була, тест ялгыш күрсәтергә мөмкин, ди. Өйгә кайткач, теге ирдән смс килде: “Абортка язылдыңмы, кайчан барасың?” Мин исә: “Шатлан, мин бала көтмим”, – дидем. Ул шунда ук гафу үтенә башлады, кире үзенә яшәргә чакырды. Ә мин аны кичерә алмыйм, теге көнне кычкырганнары күз алдыма килә дә, кулларым калтырый башлый. “Әгәр кире кайтмасаң, юләр буласың. Шундый вак-төяк бәхәс аркасында хатын-кыз бәхетеннән баш тартасыңмы?” – ди. Әгәр ул үзен минем бәхетем дип саный икән, бик нык ялгыша…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев