Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миләүшә Зиннәтуллина: “Моңа кадәр “Яшел Үзән”нән он откан идем!”

Квитанцияләр уйнатылды, шулай итеп бүләк отучылар редакциябезгә килә дә башлады.

Карашәмдә яшәүче Миләүшә Зиннәтуллина моннан берничә ел элек “Яшел Үзән”нән 10 кг он откан булган икән инде. Квитанцияләрне һәрвакыт редакциягә юллап тора һәм бәхет бу юлысы да Миләүшә ханымга елмая. Мондый кешеләрне бер авыздан “везучий” дип кенә әйтергә була инде.

Бүләк оту шатлыгын ул китапханәче Зөлфия ханымнан ишетеп белә. Әле үзе газета алып, укырга да өлгермәгән була.Әлбәттә, шәп, сыйфатлы сөлгеләр комплекты көнкүрештә һәрчак кирәкле әйбер.

“Бүләкнең зуры һәм кечкенәсе булмый ул. Моннан берничә ел элек он откан идем, бу юлысы да җиңүчеләр арасында үз фамилиямне күргәч, шатландым, рәхмәт сезгә”, - ди Миләүшә ханым.

Ә без, үз чиратыбызда, тугры абунәчеләребезгә рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Золфия ханым тугел, Милэушэ ханым, сонгы жомлэдэ?

    • аватар

      Яшел Үзән

      0

      0

      Төзәттек, рәхмәт)))