Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем»

«ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.

– Балаларга нагрузка күп инде хәзер, – ди Миләүшә ханым. – Мәктәптә дә укырга кирәк, түгәрәкләргә дә йөриләр. Кәрим бассейнга йөрде. Көн саен иртәнге 5тә торабыз, 6да бассейнга китә. Берзаман арды бу. «Әни, ташлыйсым килә. Нишләргә?» – ди. «Улым, мин бит хатын-кыз, карар кабул итә алмыйм, киңәш кенә бирә алам. Әтиеңнән сора», – дидем. Әтисе дә үзенә хәл итәргә кушкан. Берзаман бөтенләй арды. Мәктәпкә дә, музыка түгәрәгенә дә барасы килми, спортка да кызыксынуы бетте. Бер атна өйдә ятты. Каршы килмәдем. Нишләр икән дип көттем. Өч көн йоклады гына. Бишенче көнне туя башлады. Спорт сумкасын асып чыгып китте бу. Бераздан: «Тренерга башка йөрмим дип әйттем», – дип кайтып җитте. Тренеры: «Ярар, гормоннарың уйнаган чактыр. Йөрми тор», –дигән. Шулай итеп әлеге мәсьәләне үзе хәл итте. Ике атна өйдә ятам дисә дә, каршы килми идем.

 «Сабантуй»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X