Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миллионнан артык татарстанлы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Республика халкы үзләре өчен плебисцитта катнашуның иң туры килә торган формасын сайлый ала.

Бүгенге көндә Татарстанның 1 млн 162,5 мең кешесе Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Илнең Төп законына үзгәрешләр кертүгә 2,9 млн Татарстанлы үз мөнәсәбәтен белдерергә мөмкин. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле рәвешләре каралган.

Плебисцит кысаларында алдан тавыш бирү 25 июньдә башланды. Гражданнар беренче тапкыр ачык һавада тавыш бирә ала - мондый участоклар махсус җиһазландырылган автобусларда һәм палаткаларда ачылган. Алардан 92 мең 430 кеше файдаланды. Төбәктә йорт яны территорияләрендә барлыгы 427 сайлау участогы булдырылган, аларның эш графигы турында участок сайлау комиссияләренә хәбәр итәләр. Шул ук вакытта 30 июнь кичендә алар барысы да ябылачак - 1 июльдә, плебисцитның төп көнендә, стационар участокларда һәм өйдә генә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Участокка килә алмаган татарстанлылар янына сайлау комиссиясе әгъзалары өйгә килә. 28 июньнең 12 сәгатенә республикада яшәүче 144 мең 801 кеше өйдә тавыш биреп, мондый мөмкинлектән файдаланды. Тиешле гаризалар УИКларда 1 июльнең 17 сәгатенә кадәр кабул ителә.

"Тавыш бирү Роспотребнадзорның санитар куркынычсызлыгы буенча барлык тәкъдимнәрне үтәп бара. Тавыш бирү өчен барлык участоклар да тиешле саклану чаралары запасы белән тәэмин ителде», - дип ышандырды Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин ителә, участокларда иминлек чараларын үтәү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар, һәркайда дезинфекцияләүче эремәләр кулланып даими җыештыру уздырыла. "Без моны катгый контрольдә тотабыз, көн саен координация киңәшмәләрен үткәреп, участокларны тикшерәбез. Татарстанда гомумроссия тавыш бирүе иминлек чараларын тулысынча үтәү белән актив бара ", - дип йомгаклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев