Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миллион чәчәкләр бәйгесенә старт бирелде

Әлеге зур проектта райондашларыбыз да катнаша ала. Яшел Үзән муниципаль районында «Миллион чәчәкләр шәһәре -2020» проекты кысаларында конкурслар уздыру турындагы нигезләмә расланды.

Бәйгенең төп шарты буларак ишегалларының бизәлешенең оригинальлеге, декоратив элементлар куллану, чәчәкләр һәм үсемлекләрнең күптөрлелеге, аларның урамнан яхшы күренүе, үзләренең матурлыгы белән башкаларны да сөендереүе тора.

«Чәчәкле ишегалды-2020» – «Иң яхшы ишегалды» (район җирлекләре территориясендә), номинацияләрендә иң актив җирлек башлыгы, интернет-тавыш бирүдә җиңүче билгеләнә, шулай ук, кызыксындыру бүләкләре дә каралган.

«Иң яхшы ишегалды»: I урын – 30 000 сум, II урын – 20 000 сум, III урын – 10 000 сум. «Иң актив авыл җирлеге башлыгы» I урын – 15 000 сум. «Интернет тавыш бирү буенча җиңүче» I урын – 10 000 сум. «Иң яхшы бюджет оешмасын бизәү» (балалар бакчалары, мәктәп, спорт, сәламәтлек саклау, соөиаль өлкә) I урын – иң яхшы мәктәпкә 20 000 сум, I урын – иң яхшы балалар бакчасына – 20 000 сум, I урын – иң яхшы социаль, мәдәни һәм ял итү оешмасына 20 000 сум биреләчәк. Кызыксындыру бүләкләренә 5000 сумнан 10 кеше лаек булачак.
Фотоларны 20 августка кадәр юлларга кирәк. Җиңүчеләр «Авангард» стадионында Шәһәр көнендә бүләкләнәчәк. Ашыгыгыз, призлар саллы, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, дуслар!

Бәйгенең нигезләмәсе белән ЯҮМР рәсми zelenodolsk.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев