Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Миллиард.Татар» татарлар яшәгән 5 шәһәр буенча онлайн-юллама уйнатачак

"Миллиард.Татар» бөтен дөнья буенча татар халкын берләштерү өчен платформа эшли башлады. Ул онлайн-уен рәвешендә тормышка ашырылды, - дип хәбәр итәләр проектны оештыручылар.

«Без Бөтендөнья татарлар санын алу максатын куйдык. Безнең ресурска дөньяның барлык татарларын һәм татар булырга теләүчеләрне чакырабыз. Хәзер проект сайтында тулы онлайн уен бар, анда һәркем үзенең татар кланын булдыра, аны үстерә һәм татар тарихының 5 шәһәренә сәяхәт кыла ала, алар арасында Истанбул һәм Алма-Ата да бар», - диелә иҗат төркеме хәбәрендә.

Уен кагыйдәләрен проектны оештыручылар аерым биттә туплады.

Шулай ук «Миллиард.Татар» татарларның үзара ярдәмләшү платформасына әверелде. Проектта теркәлгән һәр кеше башка татарга ярдәм итә ала һәм һәр кеше бу ярдәмнән файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X