Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли рухлы укулар

Быел II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе 1 октябрьдә старт алган иде. Аның колачы да, географик киңлеге дә елдан-ел зурая. Димәк, әлеге укуларны оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыкларының куйган максатлары тормышка аша.

Районыбызның татар халкына һәм милләтенә бәйләнеше булган чаралардан читтә калганы юк. Бу юлы «Җәлил укулары»ның «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән муниципаль этабы Васильево бистәсенең 3нче мәктәбендә узды. Районыбызның һәр мәктәбеннән, диярлек, килгән, 160ка якын укучы-конкурсант Муса Җәлилнең шигырьләрен татар, рус һәм башка дөнья телләрендә сәнгатьле итеп башкарды, сугыш чорына кагылышлы истәлекләргә таянып язылган үзләренең иҗат җимешләре белән чыгыш ясады. Быелгы бәйгегә яңа номинацияләр дә өстәлгән. Анда катнашучы үзенең төбәгендә туып үскән язучы-фронтовикның әсәрен тәкъдим итә. Бу юлы ике дәүләт телендә күмәк чыгышлар ясау мөмкинлеге дә бирелгән. Сәхнәләштерелгән чыгышлар искитмәле дәрәҗәдә иде. 
– Шигырьне матур итеп сөйли белгән бала – киләчәктә берничек тә начар кеше була алмый, – диде, жюри әгъзасы буларак конкурсантларның чыгышларына бәя бирүче, Бөтендөнья Татар Конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова. – Телебезне, мәдәниятебезне саклау белән бер рәттән, шагыйрьнең иҗади мирасын популярлаштыру, иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә торган әлеге «укулар»ның безнең районда гына да шуның кадәр балаларны берләштерүе сөенечле күренеш. Ә бит мондый чаралар татарстанлылар күңелендә генә урын тапмады. Бу бәйге Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров һ.б. өлкәләрдә дә уздырыла. Мондый милли рухлы очрашулар дәвамлы һәм күбрәк булсын иде. Һәрбер катнашучы балага, аларны әзерләүчеләр һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләребезне дә ирештерәсебез килә.
IV этаптан торган «Җәлил укулары»ның I тәмамланды. Анда I-III урыннарны яулаучы талантлы балаларыбыз 2нче этапка – зона бәйгесенә узды. Укучыларның чыгышларына мәртәбәле кунаклар: Бөтендөнья Татар Конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, ГТРК «Татарстан» ТВ журналисты Мөршидә Җиһан, «Шәһри Казан» гәҗите журналисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Йолдыз Шәрапова, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм җирле мәктәпләрнең укытучылары бәя бирде. Бәйге укучылар, укытучылар һәм килгән кунак ларның күңелендә җылы тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев