Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли проектлар өлкәсендә ТР йөкләмәләре үтәлергә тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов

Татарстан илнең стратегик үсешенең 12 төп юнәлеше буенча милли проектларны гамәлгә ашыруда катнаша.

Икътисадтагы катлаулы хәлгә карамастан, Татарстан милли проектларны үтәү буенча бурычларны вакытында үтәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта хәбәр итте.

«Россия Президенты билгеләгән милли проектлар өлешендә безнең барлык йөкләмәләребезне үтәргә кирәк. Әмма кайбер параметрлар икътисади кимүгә кадәр үк салынган иде. Шуңа күрә без нинди катлаулы хәлдә калуыбызны тъгел, ә федераль хезмәттәшләр белән берлектә бу килешүләрне төзәтү турында фикер алышырга кирәк. Бу эшне системалы рәвештә алып барырга кирәк. Беркем дә илкүләм проектларны гамәлдән чыгармады, без аларны тормышка ашыру өчен җаваплы. Дәүләт башлыгы билгеләгән бөтен нәрсә үтәлергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә, шулай ук, хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, федераль һәм республика дәрәҗәләре карарларын оператив башкару буенча берничә мәсьәлә каралды. ТР Президенты ассызыклаганча, агымдагы вәзгыять барлык көчләрне һәм ресурсларны мобилизацияләүне таләп итә. «Эшне нәтиҗәле оештыру һәм икътисадны эшләтеп җибәрү генә вәзгыятьне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Милли проектлар РФдә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның "май указлары" нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев