Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли проект: ниләр төзелә, бәхет кемгә елмая?

Июнь башында Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе «Фотоконтроль. Милли проект­лар-2019» дигән яңа акция игълан итүе турында хәбәр иткән идек инде. Июнь ахырында VMESTE.TATAR сайты эшли башлады.

Анда һәр кеше өе янында нинди объектлар төзелүен күреп кенә калмыйча, вакытында куллануга тапшырылуы өчен ярдәм дә итә ала. «Фотоконтроль. Милли проектлар -2019» акциясе кысаларында яңа файдалы сервис бер урында барлык сүрәтләрне җыячак.
Яшел Үзәндә 2019 елда милли проектка нинди объектлар кергән соң? Газетабызның чәршәмбе санында «Мәдәният» милли проекты буенча төзелүче биналар белән таныштык. Башкаларына да күз салыйк әле.
 «Сәламәтлек сак­лау» милли проекты буенча районда 6 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
«Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең үсеше» буенча масштаблы эшләр каралган. Быел Олы Күлбашта ФАП, Әйшәдә амбулатория төзү планлаштырыла. Киләсе елга исә Яңа-Николаевка һәм Ильинка авылларында ФАП төзеләчәк. Алга китеп 2021 елга күз салсак, республика программасы буенча яңа ФАПлы булу бәхете Акъегет, Кызыл Яр һәм Күгеш авылы халкына елмаячак. 
Әлеге проект буенча «Татарстан Респуб­ликасында электрон сәламәтлек саклау» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур барлыкка килә.
 «Демография» буенча районда ике төбәк проекты гамәлгә ашырыла – «Өлкән буын» һәм «Спорт – тормыш нормасы». Беренчесе буенча авыл җирлекләрендә  медицина учреждениеләренә өлкән кешеләрне алып бару өчен автомобиль алу. Контрактка кул быелның май аенда куелган, машина 90 көн эчендә кайтырга тиеш. Васильевода исә универсаль спорт залы төзеләчәк.
 «Мәгариф» милли проекты буенча ике төбәк проекты эшли. «Заманча мәктәп» кысаларында 2019-2021 елларда материаль-техник базаны ныгыту өчен федераль бюджеттан 16,100 млн сум юнәлдерү карала. Планга 7 авыл мәктәбе: Әйшә, Обсерватория, Раифа, Норлат, Зур Ключи, Карпов исемендәге лицей, Гыйматдинов исемендәге гимназия кергән.
«Санлы мәгариф мохите» проекты кысасында 2019 елда Яшел Үзән механика колледжына җиһазлар алу өчен 2 млн. сум акча бүлеп бирү каралган.
 «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты ярдәмендә 2019 елда федераль бюджеттан «Йошкар-Ола-Яшел Үзән»нән «Волга» М-7гә кадәр (0,394 км планлаштырылган), «Казан-Йошкар-Ола» – «Олы Күлбаш-Дөбъяз» (0,480 км), «Норлат-Акъегет» (1,040 км), «Норлат-Зур Өтәк» (0.755 км) юлларын төзекләндерү өчен 28млн. сум юнәлдерү каралган. 
 «Торак һәм шәһәр мохите». Яшел Үзән районында «Комфортлы шәһәр мохитен булдыру» төбәк проекты буенча «Родина» мәдәният йорты янындагы паркны төзекләндерү бара. Бәясе – 100 млн. сум. Эш 1 октябрьдә төгәлләнергә тиеш. Гыйнвардан апрель аена кадәр халык рейтинглы тавыш бирүдә катнашты. Нәтиҗәләре буенча төзекләндерү өчен яңа иҗтимагый мәйдан сайланып алынды. Ул – Мирный бистәсендәге «Каенлык». Проект 2020 елда тормышка ашачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X